"Чәчәкләр вальсы"
12 нче март Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» клубы белән берлектә «Чәчәкләр вальсы» дип аталган тематик кичә үтте. Болын – урманнарда, су буйларында, өй янында бакчада үсеп утыручы, безгә матурлык, ямь бирүче чәчәкләр, гөлләр турында сөләштек.
Чәчәкләр турында матур шигырьләр укып, уеннар, табышмаклар, ребуслар чишеп,матур җырлар җырлап, кичәбездән ләззәт алып яхшы кәеф белән таралыштык.