Ирек Сабиров "Ныгый бара татарлыгым..."
Мәңге яшәп булмый бу дөньяда:
Килер бер көн - мин дә китәрмен.
Кем булдым мин Җирдә? - актарамын
Гомер китабымның битләрен.
Мин тормышны сөйдем. Хәсрәттә дә
Рухым: "Яшим! - диеп талпынды;
Тик шулай да яшәүдән дә бигрәк
Мин яраттым туган халкымны.
Татар галәменә гашыйк булып,
Өммәтемне сөйдем чын - чыннан,
Чөнки телем "Тәфтиләү"не җырлап,
"Мокамай"ны ятлап ачылган.
Мин бәхетле. Тик беләсем килә,
И Хакыйкать! - ачып куандыр:
Бәлки үземнең дә, күпме яшәп,
Милләтемә файдам булгандыр?
Килер бер көн - мин китәрмен Җирдән,
Болытлардай агып кыйблага;
Тик милләтем берүк калсын иде,
Булсын иде халкым дөньяда.