Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Гыйффәт туташ "Идел өстендә"

Гыйффәт туташ 

"Идел өстендә..."

Иделгә охшатам мин күңелемне,

Чынында әллә аңар тиң түгелме?!

Аның төслүк җәелгән ул еракка,

Сузылган ничә мең чакрым озакка.

Шулай гайрәт белән кайный да шаулый,

Бәрә дулкыннарын һич армый-талмый.

Шулай ук ял итә ул кайчагында,

Көрәшмәс, ярсымас төсле тагын да.

Шәфәкънең нурлары кичтә Иделгә 

Коелган төсле, һәм минем күңелгә.

Тәҗәлли иткәли кайчакта утлы

Мәхәббәт тәңресе,арчып болытны.

Шәфәкъ нурында мәфтүн Агыйдел күк,

Җемелди шунда күңелем аллы гөл күк.