Латыйфи Ф.Ф., Якуш Р. "Тамга"
Танылган язучы, "Хыянәт" романы, купсанлы повестлар, хикәяләр авторы Флүс Латыйфи һәм Казан дәүләт университеты доценты Ринат Якуш язган бу повестларны татар әдәбиятында яңа күреш дип бәяләргә мөмкин. Катлаулы, тыгыз сюжетка корылган әсәрләр укучыны маҗаралары белән генә түгел, ә бүгенгене үткәннәргә тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә. Китап бай, йөгерек тел белән язылган, үтә четерекле мәсьәләләргә кагылышлы булуга карамастан, гаят җиңел укыла.