Сугыш турында шигырьләр
Миңнеруй Гайфуллина
"Кичермәсләр"
"Җиребезгә кабат килде язлар.
Дөнья тыныч, дөнь нинди киң!
Онытырга вакыт сыкрауларны,
Инде тормыш матур! - димә син.
Онытам икән Ватан сугышын,
Корбаннарның соңгы сулышын.
Кичермәсләр кебек гөлле язлар,
Күрмәм кебек бөре тулышын.
Фашизмның күләгәсе поскан...
Хәтер йөге канлы шулчаклы!
Сүндермәсен исән калган золым
Мәңгелек ут янган учакны.
Оныта икән әгәр йөрәгем
Сугыш зәхмәтенең элмәген,
Кичермәсләр канәферләр мине,
Шомырт кимәс ап-ак күлмәген.