Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Китап- тормыш көзгесе»

Китап. Г.Тукай 

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса 
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә: 
Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь 
Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам: 
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем, 
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам 
Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем 
Була минем юл күрсәтүче йолдызым. 
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын 
Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем. 
Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта 
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка, 
Ышанычым арта минем үз-үземә, 
Өмит белән карый башлыйм булачакка.