Әдәби марафон. 20 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
«Йә...»
Йә,
Ничек анда хәлләр җиде күктә?
Сизеп торам: бик тә әйбәттер,
Юкса күптән хәбәр салыр идең,
Хәлләремне сорап, җәлләп бер.
Киткәнеңә ун ел булды инде...
Шуннан бирле ләм-мим берәр сүз!
Ә мин монда фани дөньяларның
Ачы-төчесенә, әйдә, түз!
...Юкса без бит меңнәр арасыннан
Эзли-эзли генә табыштык.
Алла насыйп иткән никах белән
Мәңгелеккә диеп кавыштык.
Йә, нәрсәсе җирнең ошамады?
Нигә киттең бик-бик ашыгып?
Әллә туйдырдымы «монда» яшәү
Бер хатынга гына баш булып?
«Анда» ничек? Күпме хур кызлары,
Ун-алдыңда, бишме-артыңда?
Тәнсез генә күккә иңгән җаның
Салдылармы тере ялкынга?!
Нәрсә, минем назым җитмәдеме,
Ризыкларым тәмсез идеме,
Тегү, бәйләүләрем оста түгел,
Буем-кәтүк, ямьсез идемме?
Ошап җитмәдеме җигелеп тарту,
Бөтен эшкә сүзсез өлгерү,
«Ирләр эше» диеп бүлеп тормау,
Чәчем белән җирләр себерү?
Тар булдымы әллә дүрт кешегә
Өч бүлмәнең бер зур бүлмәсе,
Ике бүлмәдәге күршеләрнең
Артык иде мәллә берәрсе?
Бер ул белән бер кыз әз идеме,
Әллә, киресенчә, күбрәкме?
Җиде күккә ни дип китеп бардың,
Ни җитмәде, ниләр кирәкте?
Егерме ел яшәгән идек бит,
Яшәр идек әле илле дә...
«Пар канатлар» диеп, күккә чөеп,
Әй мактарлар иде безне дә...
Уйламадыңмыни хатыныңа
«Ялгыз» диеп мөһер сугыласын,
Сүзе-үтмәс, күздән яше кипмәс,
Адымнары кыек буласын?!
Сөелергә генә туган җаны
Эт типкеләренә каласын,
«Ятим» мөһере суккан балаларың
Берьялгызы сөйрәп барасын?!
...Безнең «монда» кемдер байлык җыя,
Кемдер бөлә бара көннән-көн...
Кайтып күрсәң, кая эләктем дип,
Хурлыгыңнан кабат үләрсең.
Кыш көнендә яңгыр явып китә,
Җир убыла, янгын, су баса...
Сугыш, үтереш, фәхеш, наркоманнар...
Сәрхуш, хөсет, нахал, илбасар...
...Берни уйламыйча ятасыңмы,
Хур кызлары белән типтереп?!-
Уйлар булсаң, хәлем белер идең,
Һич югында, елга бер килеп...
Кемнәр белсен хәзер җанкеңда
Нинди гамь икәнен, нинди уй...
Берәр заман килеп җитәрләр дип,
Үз яныңнан урын алып куй.
20.05.2004
#ШәмсияҖиһангирова #Илаһият #шигырьләр#Казантатарстанкитапнәшрияте2011 #Йә75нчебит