Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 16 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Үзем генә беләм 
Берсе әйтте: йөгең үзгәргән, дип, 
Көнчел әйтте: җиңел күтәргән, дип; 
Нинди икәнлеген мин йөгемнең 
Үзем генә белдем, түзим дидем... 

Бик сынарга мине теләделәр, 
Тик йөгемне алгач түзмәделәр: 
Авырлыктан авып китә язып, 
Аны кабат иңгә төяделәр. 

Шуннан бирле берәү дәшсә зурлап, 
Икенчесе уза читтән урап... 
Көнчел кеше-көнчелектән микән, 
Көчсезлектән микән-йөри хурлап. 

Хәтта шуларны да мин юксынып, 
Ничә чыгып карыйм, ничә чыгып! 
Көн дә көткән дусларымның бүген 
Ничәсе бар икән, ничәсе юк, 
Ничәсе бар икән, ничәсе юк?!. 

#РифкатЗакиров #Йөрәкуты #шигырьләр #Казантатарстанкитапнәшрияте1993#Үземгенәбеләм15нчебит