Әдәби марафон. 15 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
Культура
Рәсем күргәзмәсен карап чыгышы иде, искиткеч матурлык дөньясында үткәргән сәгатьләрендә шулкадәр тәэсирләнгән, канатланган иде, үзалдына елмаеп, бөтен дөньясын онытып, урамнан кайтып барганда, ул бер кешегә килеп бәрелде.
Шунда айнып киткәндәй булды.
-Гафу итегез, зинһар,-диде дә җирдә чәчелеп яткан әйберләрне җыеп хуҗасына тоттырды.
Әмма тегесенең болай гына җибәрергә чамасы юк икән, узып кына китим дигәндә, егетнең каршына төште дә яман акырып:
-Хулиган, күзең чыктымы әллә?-дип тирги башлады.-Исе дә китмәс, көпә-көндез бәреп егар! Оят та юк хәзерге яшьләрдә. Эшләпә кигән әле җитмәсә! Башың-күзең тондырып чабасы булгач, әнә таксига утыралар аны. Урам уртасыннан барыр иең, культурасыз бәндә!..
Бу тавышка халык җыела башлады, ярсыган абзыйны тынычландыра алмавын күргән егет таныш түгел капкадан кереп китәргә мәҗбүр булды. Ә урамда карлыккан тавыш бик озак ишетелеп торды:
-Яхшыдан яман туган нәрсә, стиләгә! Кайчан өйрәтерләр боларны культурага, юньсезләрне!
#ЛәбибәИхсанова #Таучәчәге #хикәяләр #Казантатарстанкитапнәшрияте1967#Культура19нчыбит