Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 12 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Хәтер таңы 
Көтәләр дип башка язмам инде, 
Мин елармын, ахры, тын гына, 
Солдат хатыннары китеп бара 
Ирен эзләп хәтер таңына. 

Әниләрнең кара чәчләренә 
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар. 
Менә хәзер кайтып керер диеп, 
Ишек бикләмичә кундылар. 

Соңгы каһарманнар басып тора, 
Иртәгесен уйлап тартынам. 
Җиңү мәйданына килми калса, 
Бармамындыр инде артыннан. 

Тик батырлык янәшәдән атлар, 
Тезелешеп узар күп еллар. 
Һәйкәл яннарында, чәчәк тотып, 
Солдат балалары торырлар. 

Онытырлар диеп уйламагыз, 
Җир төренгәч язгы бер ямьгә. 
Ап-ак чәчле солдат улларының 
Оныклары килер бәйрәмгә! 

Солдат хатыннары китеп бара, 
Ирен эзләп хәтер таңына. 
Мин бу хакта бүтән язмам инде, 
Бер елармын, ахры, тын гына... 

#ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #шигырьләрбагышлаулар #хәтертаңы#164нчебит