Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 11 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Әйе, озак күрешми торгач анасын кем сагынмый! Кояш көннең икенче ягына авышканда, ул туган авылына кайтып җитә. Олы урам аша үтми. Бакча аркылы төшеп, кешеләр йөрми торган яктан, иске читән аша йортка төшәргә, бер дә көтмәгәндә ишекне ачып керергә һәм барысын да кочакларга тели. 
Шундый кинәт очрашу, күрешү алдыннан йөрәк әллә нишләп китә, дөп-дөп тибә, күңелдә төрле хыяллар туа. «Кем башлап очрар, шатлыктан көләрме, елармы, кечкенә сеңел күрсә: әни, әни, сөенеч, абый кайтты, диярме?» 
Ул бәрәңге бакчасына керә. Читән аркылы сикереп, өй алдына төшә. Тып-тын, шылт иткән тавыш та юк,чыпчык та очмый. 
Ул тиз-тиз атлап ишеккә табан атлый. Ишектә зур йозак эленеп тора... 
Кадыйрның йөрәге жу итеп китә. Ул түземсезлек белән тәрәзәләргә күз сала. Ике тәрәзә дә череп беткән ике тар такта белән кадакланган. 
Кадыйрның бөтен тәне йомшарып, изрәп, хәлсезләнеп китә. Мең чакрым юл үткән тап-таза аяклар сыгылмалы бишек сиртмәсенә әйләнә. Ул, үзе дә сизмәстән, бөтен көченә: 
-Әни! Әни!-дип кычкырып җибәрә. 
Кызулык белән җилкәсендәге капчыгын да салырга оныта. Ул ике такта аркылы өй эченә карарга тырыша. Ләкин тузан кунган тәрәзә пыяласы аркылы өй эчен күрә алмый. Аннан тагын тиз-тиз атлап ишек катына йөгерә. Зур йозакны селкетеп, әйләндереп карый, йозакның дугасы ат дагасы шикелле калын, таза. Җил капканы ачып, урам якка чыга, анда да тәрәзә ике такта белән кадакланган. 
Белмим инде, әллә тавышка, әллә инде очраклы рәвештә, күрше хатын-Кадыйр әнкәсенең яшьтәше Мәгъмүрә апа күренә. Ул ташландык өй тирәсендә иләс-миләс килеп йөргән малайны күрү белән, күзләрен сөртә-сөртә, Кадыйрга якынлаша. 
-Бәгырем, канатым, җанкисәгем! Кайттыңмы?-ди ул. Һәм нишләргә белми Кадыйрнең башыннан сыйпый. 
-Әнием кайда?-ди малай. 
-Әниең үлде, ачлыктан үлде, елама, бәбкәм, елама, бер файда юк елаудан,-ди күрше хатын. 
-Әбием кайда? 
-Әбиең дә үлде, алла җәннәт рәхәтләре бирсен, калганнарга түземлек бирсен, я хода! 
-Энем, сеңелем!-ди Кадыйр гаепле кешедән сорау алган кебек. 
-Сеңелең Сырур үлде, энең Ислам исән, бирешмәде. Аны авыл Советы белән хәлфә детдомга озаталар, Спасска,-диде күрше хатын, «исән, бирешмәде» дигән сүзгә басым ясап, бу сүзләр Кадыйрның кайгысын, кичерешен киметмәсме дип өметләнеп. Ләкин көтелмәгән хәбәр, тау булып өелеп килгән хәсрәт үзенекен эшли. Кадыйрның күз алды караңгылана, ул шунда, капчыгы-ние белән нигезгә ятып, сулыгып-сулыгып елый.

#КасыймХәмзин #Әтиләрбашлаганюл #Беркашыкмай#хикәяКазантатарстанкитапнәшрияты1968