Әдәби марафон. 10 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
Бер дә таныш булмаган, ишетмәгән, күрмәгән, белмәгән бер авылга җитәләр. Аннан икенчесенә, өченчесенә... Илдә чыпчык үлми, диләр. Кадыйрның кечкенә капчыгы яңадан бүлтәя башлый. Ләкин ул бер нәрсәгә төшенеп җитә алмый: «Бу соң нәрсә, Смоленга җәяүләп барумы, әллә кире кайтумы?»-дип уйлый ул.
-Абзый! Без кая барабыз, ә?
-Смоленга, энекәш, безне күздән югалтмаска тырыш.
Хәзер инде тимер юлның кайсы якта калуын Кадыйр хәтерли алмый. Ботактан ботакка, бер бакчадан икенче бакчага, хәлләрен белеп кайтыйм әле дип, очкан кош кебек, авылдан авылга сәлам биреп йөри.
Әгәр дә аңа бер яхшылык эшләсәләр, ул күңеле белән ун яхшылык эшләргә риза. Фәкыйрьрәк тормышлы карчык-корчыкны күрсә:
-Драва рубит тебе... Снег чисти тебе... ты один, я один, помоги тебе, давай көрәк, лопата, лопата...
Шул вакыт әбинең дә күңеле йомшара. Малайның бозылмаганын, инсафлы булуын, бәхетсезлек кенә шундый боектыргыч хәлгә калдыруын күреп, кызганып куя.
Татар малаеның русча лыкылдавы, ватып-сындырып, үзенә хас акцент белән сөйләве әбигә күңелле тоела. Малайның хәлен сораша, кайгысын, михнәт, хәсрәтен уртаклаша.
-Папа есть?
-Папа нит, умирал.
-Мать есть?
Какуй-такуй мать?
-Ну, мама, мама!
-А-а… мама есть, голодный.
-Еще кто есть?
-Еща? Еща есть брат, еща сестра, еща бабышка.
-Дом есть?
-Горил, пожарда.
-Скотина есть?
-Низнай. Скотина. Кто такуй скатина?
-Корова, молоко дает…
-А-а. корова. Нит.
-Лошадь есть?
-Лушадка есть, үләт базында, там… холера.
-Чего ругаешься?
-Ни-ни ругаешься, там, үләт базында.
Менә шулай Кадыйрның хәлен белергә тырышучылар да очрый.
Кадыйр бер генә нәрсәдән курка. Ул да булса-адашып калу.
#КасыймХәмзин #Әтиләрбашлаганюл #Беркашыкмай#хикәяКазантатарстанкитапнәшрияты1968