#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
Поезд бер кузгалып киткәндә бик шәп бара, һичбер нинди ат та, эт тә җитәрлек түгел, әмма бер туктаса-туксан яшьлек картка әйләнә дә куя, кузгалмый да, селкенми дә.
Ничә көн, ничә төн үткәндер.
Бер көнне иртә белән әллә нинди өч ир вагонга керәләр. Берсе вагон ишеге янында кала, икесе түргә үтә.
-Ваш билет?-дип, икесе ике яклап чокчына башлый.
Билетсыз Кадыйр кемнеңдер зур капчыгы артына поса. Ә менә инде Зыятдин абзый озын буе белән бер җиргә дә яшеренә алмый.
Ике минут эчендә билет тикшерүчеләр Зыятдин абзыйның каршына ук килеп басалар.
-Ваш билет?!
Менә шунда инде дәү кеше үзенең бөтен белемен, җанын ачып сала.
-Товарищ, пужалыста, мы пужарда горели… Смоленга кадәр генә, пужалыста…
-Штраф 50 рублей!
-Товарищ, пужалыста, штраф не надо, пять баранчук бар, ызба юк, хлеб юк, акча юк, кругом, пропал бит, товарищ, хоть умирай, эххх, товарищ…
-Зачем я умирай. Сам умирай!
-Умирай, умирай, әҗәл җитми, как умирай. Алла кулында ул. Бог, там, югарыда рукам тотып тора. Эх, товарищ!!.
-Сыз моннан, абзый кеше! Төш вагоннан!
-Я алла, мөселман бәндә, үз кешебез икән, ике мөселман русча сөйләшкән булабыз тагын... бер тиен акчам юк, менә әпәй белән ант итәм.
Төш яхшы чакта, абзый!
-Смоленга гына барып җитим инде, рәхмәтле бәндә...
Зыятдин абзый ялварып сораганда, халык тын тора, кайберәүләр Зыятдин абзыйны яклап бер-ике сүз дә кыстырып алалар. Ләкин билет тикшерүчеләр нижгар мишәрләре булып чыгалар.
-Марш! Мешочники!..
Нихәл итсен Зыятдин абзый-вагоннан сикереп төшә. Кадыйрның авылдашларыннан каласы килми. Буш капчыгын эләктерә дә, ялт итеп, ул да сикерә.
Шуннан инде аларның җәяүле сәяхәте башлана.
#КасыймХәмзин #Әтиләрбашлаганюл #Беркашыкмай#хикәяКазантатарстанкитапнәшрияты1968
- Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42318025-35/
- Телефон: юк
- E-mail: nk.s35@tatar.ru
- Адрес: 423569, РТ, Нижнекамский р-н, с. Туба, ул. Чапаева, д. 18