Әдәби марафон. 4 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
“Ни өчен бу хатынга каты бәрелдем соң? Аның бер гаебе юк бит. Киресенчә, ул үзе шушы тупас, исерек ир тарафыннан изелгән, җәберләнгән, аның үзенә таяныч, яклау кирәк”. Аннары ул икенче төрле фикер йөртте: “Әйе, бу хатын да гаепле. Тупаслыкка, кыргыйлыкка каршы тавыш күтәрмәгәне, шуңа күндәм генә түзеп яшәгәне өчен гаепле”. Аның ишеләрнең салкын битарафлыгы, баш иеп яшәүләре, кирәк чакта дәшми калулары аркасында бар бит, яши ич шундый бәндәләр, дөресен әйткәндә, яшәми дә, сазламыктан сөйрәлә, түбәнгә тәгәри, бетә, югала бара. Һәм бу хатын үзенең гамьсезлеге белән аның череп таралуын якынайта. Үзе өчен иң якын кешесенең һәлакәтен тизләтә. Шуңа гаепле ул хатын һәм мин аңа кычкырып дөрес эшләдем. Ул шуңа лаек иде”.
#АзатВергазов #Кайту #Роман