Әдәби марафон. 3 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
-Беләм, ачуланасыз мине,-дип мыгырданды Хәдис ят тавыш белән,-тик юкка, мин сезгә бер кыйтылык та эшләмәдем... Мин ... сезне яратам ич...-Ул бөгәрләнеп беткән бишмәтенең чабуларын як-якка җәйгән көйгә, абыйсына таба абына-сөртенә омтылып аны килешсез бер хәрәкәт белән кочаклап алмакчы булды, ләкин исенә килергә өлгергән Рәфис кинәт читкә тайпыла төшеп, аны үзеннән этеп җибәрде.
-Җитте ахмак!
Хәдис артка чигенә-чигенә, ишек төбендәге юан аяклы терәүсез утыргычка лап итеп утырды.
-Ә-әйе, мин ахмак,-диде ул исерек һәм бәйләнчек тавыш белән,-ахмак. Ә син акыллы. Беләм анысын. Тик шулай да, син миңа абый... Абый син, шулай бит?
-Кызганычка каршы.
-Юк, алай димә син... Ни булса да без икебез дә бер карында яткан... –Ул әнисенә күз атты.- Дөрес әйтәмме, әни?
Галимәттәйнең каны качып шәмәхә төсенә кергән иреннәре селкенде, ул арбасында янтаеп утырган җирендә авыр кымшанып куйды.
-И, әни, әни, белмисең син... Ни кызык бар дөньяда?..
Ул үзенә буйсынмый башлаган кулын тәрәзә ягына сузып түгәрәк ясагандай әйләндереп болгап алды. Әйтерсең, әлеге кызыксыз дөнья шул тарафта иде.
#АзатВергазов #Кайту #Роман