Яңа ел 2020!
Бәхет - үкенеч, шатлык – югалтулары белән 2019 ел безнең белән саубуллаша. Барлык күңелсезлекләрне иске елда калдырып, Яңа елга ишек шакыйбыз. Сезне чын күңелебездән киләсе Яңа еллар белән котлыйбыз! Дөньяларыбыз тыныч, якыннарыбыз исән-сау булсын! Сәламәт һәм бәхетле булыйк! Яңа еллар безгә шатлык кына китерсен! Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар!
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
Һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.