Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Альбина Мортазина Туган нигез

Альбина Мортазина 
Туган нигез 

Дөнья яме бераз кими кебек, 
Китә барган саен туганнар. 
Алтыбыздан калдык өч бөртек без, 
Бушап калган кебек урамнар. 

Туган нигез, туган йорт җылысы 
Чакыра әле безне җәйләрдә. 
Әни төсе булып гөлләр үсә, 
Әти җыры калган җәйләүдә. 

Истәлеккә калган карт алмагач, 
Алмалары аның бал гына. 
Безне сыйлый әти-әни кебек, 
Кулың суз да өзеп ал гына. 

Безне көтә кебек бар да монда, 
Без кайткачтын, ай да яктырак. 
Таң нурына куштык сагынуларны, 
Кояш чыкты иртән ялтырап.