Равиль Рахмани “Кеше бәясе”
Равиль Рахмани
“Кеше бәясе”
Бу дөньяның кайда
асыл йөзе...
Алдан йөри Иблис хәйләсе?
Шаулап торган шайтан базарында
Сукыр бер тиен кеше бәясе...
Бар, арала акны каралардан,
Кайда кяфер,
мөэмин өммәтең?..
Ах, сынаттың
Тәңрең каршысында,
Төшердең лә,
кеше,
үз кыйммәтең!..
Дәрәҗәңне горур саклый идең,
Ачык иде кылган гамәлең...
Балкып тордың җирдә йөз гасырлар
Таҗы булып бөтен галәмнең!
Яшисең дип инде әйтү кыен:
Кем тере дә бүген, кем үле?..
Каһәреме төште Җир-ананың,-
Төптән корый чәчәк гомерең...
Кемгә нинди язмыш әзерләнгән?-
Чебен кебек кырыла адәмнәр...
Арзанайды кеше гомерләре,
Ташлый күрмә,
Ходай,
Ярдәмнән!..
Аклыңа кил,
и белексез бәндә!..
Күзең тонган,
кая чабасың?..
Тизрәк йөгреп үтим дисеңме соң
Туу белән Үлем арасын?!
Багышладың бөтен булган гомрең
Мал,
дәрәҗә,
кәеф-сафага...
Нәфсең үсте...
син җиңүче булдың...
Һәм башыңны салдың хафага!
Хак иманың – күптән бакыр акча,
Дөнья куып шуны ваклыйсың;
Бар бәхетең кичтән яшреп куйсаң,
Иртән торгач урнын тапмыйсың.
Үз йөзеңне сатмый яшәү кирәк,
Тән-рухыңны кирәк пакьләргә;
Өлешсезне чәчрәп якларга,
Комсызлыктан җирне сафларга...
Чыгып басып тарих каршысына,
Нәселең, телең,
Кыйблаң сакларга,-
Яшәвеңне җирдә акларга...
Милләт мохтаҗ асыл затларга!
Ул-кызыңа кирәк үз тәрбияң,-
Аңа гыйбрәт-үрнәк аласы...
Чын Кешенең,
аһ,зур дәрәҗәсе,
Бүген аның кыйммәт бәясе!