Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Китапханәдә кунакта

Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Балалар китапханә, аның тәртипләре белән таныштылар. Бигрәк тә, төсле буяулар белән эшләнгән яңа китаплар аларны үзләренә җәлеп итте. Балалар язучыларының әсәрләре һәм әкиятләр буенча әзерләнгән викторинада балалар бик теләп катнаштылар.