Сугыш еллары әдәбиятта
12 май көнне китапханәдә "Сугыш еллары әдәбиятта" исемле патриотик сәгать уздырылды. Укучыларны Бөек Ватан сугышына багышланган әдәбият белән таныштырганнан соң, газиз Ватанын саклау өчен сафка баскан, кулына корал алган, намус белән азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшкән, шул рәвешле Бөек Җиңүне якынайткан якташларыбызны искә алдык.