Китаплар яши торган йорт
Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Кечкенәләр китапханә, аның тәртипләре белән таныштылар. Бигрәк тә, төсле буяулар белән эшләнгән яңа китаплар аларны үзләренә җәлеп итте. Әкитләр буенча әзерләнгән викторинада һәм табышмакларның җавабын бирүдә балалар бик теләп катнаштылар.