Тукай безнең йөрәкләрдә
26 апрель көнне китапханәдә татар халкының даһи улы Габдулла Тукайның иҗатына багышланган викторина узды. Укучыларның викторина сорауларына дөрес һәм тиз җавап бирүләре язучының әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Соңыннан укучылар бергәләшеп Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырладылар.