Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы эзләреннән

  Лев Николаевич Толстойның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Лев Николаевич Толстойның  тормыш юлы эзләреннән" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү уздырганнан соң укучыларга язучының хикәяләреннән өзекләр укырга тәкъдим ителде. Алар аны укып кына калмадылар, хикәянең исемен дә атадылар. Л.Н.Толстойның әкиятләренә багышланган уенлы викторина сорауларына балаларның бик дөрес җавап бирүләре язучының әсәрләрен кызыксынып һәм яратып укуларын күрсәтте. Күзәтү ахырында иң актив катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырылды.