Табигать синең белән сөйләшә
"Табигать синең белән сөйләшә" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү балаларда табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырылды. Күргәзмәгә куелган "Урман энциклопедиясе", "Диңгезләр һәм океаннар", "Искиткеч табигать", "Табигать табышмаклары" һ.б. энциклопедияләр һәм китаплар турында сөйләшкәннән соң "Планетабызны саклап калу өчен нәрсә эшләргә? Без бүген җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы? һ.б. сорауларга балалар җавап бирергә тырыштылар.