Журнал битләренә күзәтү
16 февраль көнне китапханәдә журнал битләренә күзәтү уздырылды. Ул көнне авыл халкы өстәлләргә тезеп куйган журналлар белән танышып, үзләре теләгән журналларны укырга алдылар. Көндез балалар белән "Салават күпере", "Простоквашино", "Классный журнал" һ.б. журналлар буенча күзәтү уздырылса, кич өлкәннәр белән журнал иленә сәяхәт иттек. "Гаилә учагы" журналы битләрендә басылып чыккан гыйбрәтле язмышлар, татар халык иҗатын яктыртучы "Түгәрәк уен" журналы, "Приусадебное хозяйство" журналындагы бакча киңәшләре һ.б. буенча әңгәмә кордылар. Китапханәнең журнал байлыгы кимемәсен, үзенең байлыгы белән безне шатландырып торсын дигән уй белән таралыштылар.