Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

"Трудовой" чишмәләре

Һәр төбәкнең дә үзенә күрә сәләтле кешеләре бар. Безнең Трудовой посёлогында яшәп гомер итүче авылдашларым арасында, күңел өчен генә яза торган "шагыйрьләр"ен барлап, кечкенә генә шигырь җыентыгы чыгарып халыкка җиткерү минем иң зур хыялым иде. Һәм, менә аларның иҗат җимешләре бүгенгесе көндә басылып чыккан китап битләрендә яктыртылды. Авылдашларны һәм китапханәгә килгән кунакларны шушы китап белән таныштырыр өчен ""Трудовой" чишмәләре" исемле бер китапка күргәзмә ясап, китап буенча күзәтү уздырдым. Күзәтү барышында һәр авторның тормыш юлы һәм шигырьләре белән таныштырдым. Килгән авыл шагыйрьләре ничек шигырь яза башлаулары турында сөйләп, үзләренең шигырьләрен дә укыдылар.