Һаман хәтердә
Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышлап ай дәвамында китапханәнең уку залында "Һаман хәтердә " исемле китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәнең укучылары бик теләп күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар һәм уку залында гына укып калмыйча өйгә дә алдылар. Соңыннан уку залында "Һаман истә" исемле танып белү сәгате уздырылды. Укучыларны Сталинград сугышы турындагы әдәбият белән таныштырганнан соң, ТАССР ның 700 меңнән артык улы һәм кызы үзләре теләп фронтка китүләре, һәр икесе сугыштан кайтмавы, Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицер Сталинградны яклап сугышканда һәлак булулары, тыл хезмәтчәннәренең, шул исәптән, Татарстан халкының бу җиңүгә зур өлеш кертүләре турында сөйләдем.