Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Китаплар эскәмиядә

18 июнь көнне балалар мәйданчыгында "Китаплар эскәмиядә" исемле мавыктыргыч кызыклы чара узды. Укучылар яңа китаплар белән танышып кына калмадылар, һәрберсе кызыксынып рус һәм татар телендәге китаплардан өзекләр укыдылар. Соңыннан уеннарда да катнашып үзләренең җитезлекләрен дә күрсәттеләр.