Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Үлемсез полк"

Май матур яз ае буларак кына түгел,бәйрәмнәре белән дә истәлекле.9 май шуларның берсе.Авылыбызда матур традициягә әйләнгән “Үлемсез полк” акциясе үтте.Акциягә  олысы-кечесе,яше –карты      үз өлешен кертте.Алар арасында юмор остасы Алмаз Хәмзин,гармунчылар,бердәнбер ветераныбыз да шул сафта иде.Һәйкәл янында сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә митинг үтте.Кич тыл ветераннары,сугыш чоры балалары өчен ифтар үткәрелде.