Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай безнең арада

:Һәр елны Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтәләр. Быел аның тууына 133 ел тулды.Бездә бу чарадан читтә калмадык,китапханә,балалар бакчасы,мәдәният йорты,мәктәп белән берлектә"Тукай безнең арада" дигән балалар иртәсе уткәрдек. Балалар Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк”,”Фатыйма белән сандугач” шигырьләрен сәхнәләштерделәр, “Безнең авыл “,”Гал белән кәҗә” һәм башка  шигырләре дә яңгырады.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.