"Тукай- илаһи җан"
: Тиздән Габдулла Тукайның туган көне.Бар җиһан бу бәйрәмне көтеп ала һәм зурлап бәйрәм итә. Китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә,күргәзмәләр,китап киштәләре ясала.Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды .Анда аның кыска гына гомер эчендә иҗат ителгән китаплары урын алды.Алар арасында балалар өчен язылган әкиятләр,шигырь китапларын да күрергә була.