"Үгет-нәсыйхәт"
"Алтыннан да кыйммәтле,оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр"."Замандашлар "аралашу клубында ике буын очрашты.Анда өлкән һәм яшь буын вәкилләре чакырылган иде.Әлфира ханым үзенең чыгышында өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында тәфсилләп сөйләде.Өлкәннәр балаларга үзләренең киңәшләрен,угет-нәсыйхәтләрен бирделәр.Тәртипле,тәрбияле балалар булып үсүләрен теләделәр.Р.Фәхретдиннең "Үгет-нәсыйхәт" китабыннан өзекләр укылды.