""Ел китабы-2017"
"Ел китабы-2017"бәйгесендә Алмаз Хәмзинның "Бармагыңнан үбәр идем","Сагынып сөйләрлек еллар","Җидегән чишмә" исемле китаплары катнашты.Китапханәдә китаплар авторы Алмаз Хәмзин белән очрашу кичәсе үтте.Ул китапларның язылу тарихын,андагы геройлар турында тәфсилләп сөйләде,халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Кичә шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Кичәдә шулай ук Бөтендөнья татар конгресының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы да катнашты.Ул бәйгедә катнашучы китапларга бик зур бәя бирде.