"Ташлык:үткәне,бүгенгесе"
8 июнь Кама Аланы шәһәрендә "Чиксез китапханә "исемле фестиваль үтте..Бу фестивальдә Ташлык авыл китапханәсе "Ташлык: үткәне,бүгенгесе"дигән күргәзмә белән катнашты.Анда авылыбыз турында язылган тарихи китаплар,төрле альбомнар,календарьлар,видиокассеталар,авылыбызның яңа төзелгән биналарыннан ясалган фоторамкалар урын алдык.Күргәзмә белән кызыксынучыпарга авылның кыскача тарихын ,аның билгеле урыннары турында сөйләдем,аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирдем.