Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Үлемсез полк"

Авылда беренче тапкыр "Үлмәс полк "акциясе үтте.Әзерлек эшләре бер ай алдан башланды.Һәр өйдән сугышта катнашкан кешеләрнең фотоларын җыеп,аларны А4 форматында бастырып ,рамкага куелды.Авылыбыздан 212 ир -ат сугышка алына,шуларның 108 нә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый.Буген авылда бер генә сугыш ветераны исән .Аңа 93 яшь.Сугышка Тоба авылы аркылы киткәннәр.Бездә шул юл буенча  атладык.Аннан соң Җиңү монументы янында митинг үтте.Соңыннан авылдашларны,кайткан кунакларны солдат боткасы ,коймак белән сыйладык.