Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Әдәбият корабы"

Авылыбызга "Әдәбият корабы" проекты кысаларында бер төркем язучылар кунакка килде.Алар китапханәдә кунак булдылар,китапханәнең якташлар һәм авыл тарихы музее белән таныштылар,узләренең яшь чакларын искә төшерделәр, Уй-фикерләрен ак кәгазьгә язып калдырдылар.Мәдәният йортында шагыйрьләр һәм авылыбыз узешчәннәре катнашында"Язлар назга төренгәндә "дигән кичә үтте.