"Китапханәгә 55"
Авылыбызда китапханә ачылуга 55 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды.55 ел- тарихи күзлектән караганда да,кеше гомере белән чагыштырганда да күп вакыт. Бу дата артында китапханә хезмәткәрләренең тырыш хезмәте тора.Бу үткәннәргә өйләнеп кайтып,үзеңнең эшчәнлегең турында сөйләү,күрсәтү һәм нәтиҗә ясау өчен бик яхшы мөмкинлек. Һәр китапханәнең үз тарихы бар.Әлеге кичә китапханә эшчәнлеге,шул чорда хезмәт куйган китапханәчеләр һәм 55 ел дәверендә булган вакыйгаларны чагылдырган чыгышлар,искә алулар,котлаулар белән үрелеп барды.Юбилей белән җитәкчеләр,хезмәттәшләр,китап укучылар,балалар бакчасы һәм мәдәния йорты хезмәткәрләре,авыл халкы котлады.Алар тарафыннан яңгыраган ихлас котлаулар,матур теләкләр,чәчәкләр һәм бүләкләр әлеге кичәгә тагын да ныграк ямь өстәде.