"Хәтер шәме"
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Тарих безне ул көннән торган саен ераккарак алып китсә дә,берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн бик күпләрнең күңелендә мәңгелек яра булып сулкылдый."Ил - көннәребез имин,күк йөзе аяз булсын" - ди алар. Җиңү таңының,бу тынычлыкның бәһәсе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде. Авылыбыз һәйкәле янында "Хәтер шәме" акциясе үтте.