"Эх,күңелле балачак"
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза - ул балаларны яклау көне.Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм,чөнки ул җәйге ялларны - каникулларны да алып килә. Балаларыбыз тиешле белем ,тәрбия алсыннар өчен,сәламәт булсыннар,һәр яктан алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барысында эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме - балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.Бу һәр гаиләнең,җәмгыятнең төп һәм олы бурычы.Китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә спорт мәйданчыгында балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырылды.Балалар ике командага бүленеп узара ярыштылар,көч сынаштылар,ребуслар,табышмаклар чиштеләр.