Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай әкиятләре"

"Тукай" - бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан.Чөнки без аның әкиятләрен кече яшьтән үк өйрәнеп,укып үсәбез.Тукайның балалар өчен язган өкиятләре игътибарны җәлеп итә,уйландыра. Үзенең эчке дөньясы сабыйларча самими саф булган кеше генә шулай иҗат итә ала.Шул вакытта гына сине балалар аңлыйлар,яраталар.

Апрель ае бөтен татар дөньясы өчен халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай туган ай буларак билгеле. Шул уңайдан "Таңсылу" балалар бакчасы балалары Батыр атлы егет белән "Тукай Әкиятләре" дигән әдәби сәяхәткә чыктылар. Сәяхәт вакытында Тукай иҗатына багышланган "Бу кайсы әкияттән","Рәсемне җый һәм исемен әйт" биремнәрен үтәп,аланда бармагы бүрәнәгә кысылган Шүрәлене коткардылар.