Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Карга боткасы"

Татар халкы - бик борынгы халык.ә аның үткәненә күз салсаң, исең китәрлек.Ниләр генә күрмәгән дә,ниләр генә кичермәгән.Шуңа карамастан,үзенә - үзе ял да оештырган,күңел ачкан.Авыр хезмәттән соң бушанып,ял итү өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар.Җәй көннәре кичке уенга җыелганнар,ә кыш көне кич утырып йон эрләгәннәр,чигү чиккәннәр. Шунысы аяныч,бүгенгесе көндә  әби - бабайларыбыздан калган йола - бәйрәмнәребез онытылып бара.Шуны истә тотып китапханәчеләр,мәдәният йорты җитәкчесе,балалар бакчасы белән берлектә милли йолаларыбызның берсе "Карга боткасы"үткәрдек.Балалар матур итеп киенеп,өйдән - өйгә йөреп ботка өчен ярма җыйдылар,учакта ботка пешкән арада татар халык уеннары уйнап күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында карга боткасы белән сыйландылар.