"Авылы тарихы-музейда"
Авыл китапханәсе эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып туган якны өйрәнү тора,аның төп бурычы - туган якның мәдәни һәм тарихи үткәнен саклап калу. Китапханәләрдәге музейлар моңа ярдәм итә. "Таңсылу" балалар бакчасының зурлар төркеме кунакка килде."Авыл тарихы"музеенда аларга туган як,авылның үткәне һәм бүгенгесе,ата - бабаларыбызның тәҗрибәсе,аларның гореф - гадәтләре,көнкүреше,"Мәшһүр авылдашлар" музеенда танылган авылдашлар турында мәгълумат бирелде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә белән дә таныштык. Уку бүлмәсендә "Салават күпере" журналы белән танышып,биремнәрен чиштек.