"Авылым җәүһәрләре" - Шәңгәлче - шәхесләр төбәге"
Шәңгәлче бәйрәменең исеме дә җисеменә туры килеп тора. Чөнки шушы яктан,шушы туфрактан, чыккан олпат шәхесләр,күренекле затлар да бик күп кайткан иде.Ханнар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тарихи үткәнебез,шул елларда озата килгән моң- сагыш,әрнүләр,югату- сагышта бар анда. Керәшен халкы чыгыш ясасынмы,татарымы - үткәнебез уртак,моңнарыбыз халык бәгыреннән чыккан. Ә мәдәният фойесында һөнәрчеләр каршы алды.Камыр ризыклары күргәзмәсе дисеңме - ни генә пешермәгәннәр.Җирлекнең үз рәссамы,шәҗәрә төзүчесе, агач остасы,читән үрүче,итеккә олтан салучы,хәтта багучыга кадәр мастер - класс күрсәтте.