"Авылым җәүһәрләре" - "Йолалар
Соңгы елларда авыл бәйрәмнәрен үткәрү традициягә өйләнде.Авыл җирлекләрендә үткән "Авылым җәүһәрләре " фестивале шуның бер мисалы."Шәңгәлче - шәхесләр төбәге"дип аталган бу бәйрәм чын фестиваль форматын хәтерләтте.Ул авылга керә торган җирдә мәртәбәле кунакларны,кайткан авылдашларны каршы алудан башланды.Оста гармунчы егет- абзыйлар,авыл халкы белән берлектә сабантуйга бүләк җыю,су юлы күрсәтү,тәкъбир әйтү йолалары күрсәтелде.Мәдәният йорты янәшәсендә шулкадәр бай ярминкә оештырылган иде.Җаның ни тели - шул бар.Уңган җинги - апалар халыкны тәмле коймак,боламык белән сыйлады.Җирлегебездә оста куллы халык яши.Шуның бер мисалы - үз куллары белән җыелган тракторлар.