"Безнең тарихи мирас"
Һәр җирлекнең күренекле шагыйрьләре,язучылары була. Андый шәхесләр бездә күп. Алар 70ләп китап авторы Разил Вәлиев,10 китап авторы Алмаз Хәмзин, 8 китап авторы Зөлфәт Хәким, 6 китап авторы Хәниф Хөснуллин,3 китап авторы Айдар Хәмзин, Рафис Хисами, Мөслах Таҗи, Илүзә Хәкимова, Гөлгенә Борһановалар.Ташлык һәм Шәңгәлче авыллары турында 3әр китап,Балчыклы Һәм Келәтле турында 1әр китабыбыз язылган.Ә бу китапларның эчтәлекләренә күз салсак,анда авыл тормышы,кешеләре,елга-күлләре,урман-болыннары турында бәян ителә. Авылыбыз турындагы мәгълуматлары туплап,альбом итеп ясап күргәзмә материал иттеп кулланабыз,Төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алабыз.