"Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә"
Милли үзаңы югары булган халыкның гына киләчәге бар. Тарих шулай ди. Тамырлар никадәр тирәнрәк китсә, агачлар шулкадәр тотрыклырак,җил - давылларга бирешмәүчәнрәк була.Үз нәселеңнең тарихи тамырлары никадәр тирәнрәк катламнардан үсеш алсалар, язмыш - тәкъдирләре вакыт көзгесендә тулырак гәүдәләнә. Үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында үсеп утырачак. Каенлы авыл китапханәсендә "Шәҗәрә- чал тарихка тәрәзә" дигән тарих сәгате үтте. Бу эчтәлекле чарада тарихчы,шәҗәрәләр ясаучы, Түбән Кама районы татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Айдар Хәмзин,Ташлык авылы китапханәчесе,мәдәният хезмәткәрләзре,авыл халкы,мәктәп укукчылары катнашты. Айдар Наил улы шәҗәрә ясау тәҗрибәсе белән уртаклашты,төбәк тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Китапханәгә үзе язган китапларны бүләк итте.