"Милли киемнәр һәм гореф- гадәтләр"
Туган тел төшенчәсенә тирән мәгънә салынган. Ул телне һәркем дөньяга аваз салгач та ишетә башлый.Шуңа күрә ул туган тел дип атала. Татар теле - дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе, Татарча белгән кеше утыздан артык төрки халык белән аңлаша һәм аралаша ала. Без - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен саклый белергә,халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә,үз ана телебездә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакыттада саекмасын,кимемәсен,милләт үткәнен,бүгенгесен хөрмәт итсен,кеше үзенең туган телен,җирен онытмасын иде. "Таңсылу" балалар бакчаксында "Милли киемнәр һәм гореф-гадәтләр" фольклор сәгате үтте. Ул татар халкының милли киемнәренә,гореф- гадәтләренә кызыксыну тәрбияләүгә,матурлыкны күрә белергә юнәлдерелгән иде.