Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Җиңү китергән солдатлар"

2025 ел Ватан сакчылары елы дип игълан ителде.Китапханәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчылары елына багышланган "Җиңү китергән солдатлар" даими күргәзмәсе ясалды. Анда Хәмзин Наил Зиннур улының сугыш вакытында алып барган көндәлеге, Гыйләҗетдинов Нәҗметдин Гыйләҗетдин улының коспект дәфтәре,Зыятдинов Фәүзи Зыятдин улының сугыштан язган хатлары,Хисамиев Госман Хисами улының табылган медальоннары турында белешмә кәгазе белән танышырга була.