"Муса абый - балаларның дусты"
Муса Җәлил! Бу исемне телә алуга,аның кабатланмас шигырьләре,күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәшче,эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Муса Җәлил татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның берсе. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз. Ул балаларга рухи байлык калдырган шагыйрь.Аның иҗатын белмәгән кеше юктыр."Таңсылу" балалар бакчаксы балалары өчен "Муса абый - балаларның дусты" дигән әдәби сәгать үтте. Балалар аның шигырьләрен яттан сөйләп,"Кызыл ромашка" һәм "Карак песи"шаян шигырен сәхнәләштерделәр,шигырьләренә багышланган "Исемен әйт" пазлларын җыйдылар.