Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Мәгърифәтче Каюм Насыйри"

Бөтен гомере буе халыкка хезмәт кылган,милләт мәнфагатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни,Габдулла Тукай...Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.Гомерен безнең халкыбызны агартып,аңа культура хезмәте,әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз - рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле торышка ирешүенә чын күңелдән ышанган ул. Каюм Насыйри үз алдына куйган максатыннан артка тайпылмыйча,гел алга,биеклеккә,яктылыкка омтылган шәхес. Халык авыз иҗаты әсәрләрен бастыруда,әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда Каюм Насыйри,үзеннән зур өлеш кертеп,бай әдәби- мәдәни мирас калдырган.